Том татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Том татарлары latin yazuında])
Том татарлары
Үз аталышы

йәүштәләр, цаттыр, чатлар, калмактар, себер татарлары, умартатарлар

яшәү җире

Томск өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Кемерово өлкәсе

Теле

себер татар теленең том диалекты

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Том һәм Енисей губернасы татар хатыннары

Том татарлары — себер татарларының көнчыгыш төркеме. Чат, яүштә, калмак татарлары төркемнәренә бүленәләр. Шулай ук ХХ гасыр башына тулысынча руслашкан об татарлары дигән төркем дә булуы билгеле.[1] Үзләрен «йәүштәләр, цаттыр, чатлар, калмактар, себер татарлары, умартатарлар» дип атыйлар.[2] Селькуплар аларны «тын» дип атаса, чулым татарлары «цатлар» дип йөртә.[3]

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Томск өлкәсенең Томск районы һәм Томск шәһәрендә, Новосибирск өлкәсенең Колыван районы һәм Кемерово өлкәсенең Юрга һәм Яшкино районнарына караган берничә авылда да яшиләр.

XIХ гасыр ахырыннан ХХ гасыр башына хәтле том татарлары авыллары Томск округы Телеут, Яүштә, Чат һәм якын тирәдәге тагын берничә вулыска караган. 1897 елда Томск округында 3.8 мең татар кешесе саналган.[4]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том татарлары җирле самодий халыклары татарлашуы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип уйланыла. Әлеге территориягә кыпчаклар күпләп күченә башлагач татарлашып бетәләр.[5] Кайсебер чыганаклар том татарлары Себер ханлыгына буйсынмыйча енисей кыргызларына ясак түләп яшәгән дип яза.[6]

Башта бу урыннарда яүштә, чулым төркиләре, об татарлары яшәгән. Чатлар һәм калмаклар монда соңрак, Себер ханлыгы яулангач килгәннәр. ХІХ гасыр ахырында — ХХ гасыр башында том татарларының төп территорияләре булып Телеут, Чат, Яүштә һәм Томск округының кайбер күрше волостьлары саналган.

ХІХ гасыр ахырына том татарлары 2198е кеше исәпләнгән, шуларның 290ы яүштәләр, 688е калмаклар, 999ы чатлар һәм 221е шәһәр кешесе (ягъни катнаш) булган. Алардан тыш Томскида 1611 бохара һәм 1322 идел буе татары яшәгән, барлыгы 2 933 кеше. Башка шәһәрләрдә тагын 126, ә авылларда 3488 Идел буе татары һәм 70 бохаралы яшәгән. Бу саннарга христиан динен кабул иткән чатлар — об татарлары (2000 кеше тирәсе) һәм яүштә-христианнар (горбуноволылар, 80 кеше) исәпкә алынмаган. 1897 елда бу округларда 6118 җирле төрки булган.

Соңрак том татарлары составына казан татарлары, мишәрләр, бохара татарлары һәм телеутлар да кушыла. Аларның күбесе башта том татарлары авылларына урнашкан, алар белән катнашып, аларның сөйләмнәрен татар теленә якынайтканнар. Ул авылларга бохаралылар да күченгән. Ә калмакларга, аларан тыш, телеутлар (алтайлылар) кушылган.[7]

1897 елда Томск губернасында 4 936 Идел-Урал буе татары яшәгән. Алар том татарларының барлык авылларында диярлек яшәгәннәр, том татарлары аылларында 3 меңгә якын кеше исәпләнгән, һәм аларның 30 %ын Идел буе татарлары, якынча 9 % руслар тәшкил иткән. Соңрак алар себер татарлары белән катнашалар. Томскида үз Татар бистәсе булган, анда барлык татарларның 18 %ын Томск татарлары тәшкил иткән. Шулай ук Идел буе татарлары том авыллары янында да алардан аерымлап урнашканнар.

Ләкин шул ук вакытта том татарары авылларннан ерак урнашкан аерым төркемнәр дә бар. Себер татарлары алар белән элемтәгә кермәгән. Бу мариинск, зырян һәм кривошеин төркемнәре. Бу авылларда, башка халыклар да, казан татар телендә сөйләшә, ә Нижегородка һәм Серебряково авылларында мишәр диалектында сөйләшәләр.

Столыпин реформалары барышында төньякка, нигездә Чаин һәм Колпашев районнарына чукындырылган татарлар да күченгән, әмма хәзер шулай ук руслар тарафыннан ассимиляцияләнеп беткәннәр диярлек.

Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том татарлары татар теленең (себер татар теленең) том диалектында сөйләшәләр. Үз чиратында ул калмак, яүштә-чат сөйләшләренә һәм соңгысы ор ассөйләшенә дә бүленә.[8] Калмак сөйләше билгеле бер дәрәҗәдә алтай (телеут) теленә тартыла. Яүштә-чат сөйләме тубыл-иртеш һәм бараба диалектларына якын.

Калмак сөйләше телеутлар теле белән охшашлыкларга ия, бу аларның ислам динен кабул иткән телеутларның токымнары булуы белән аңлатыла. Тумаел сөйләме яүштә-чат сөйләшенә якын, ә Искедим сөйләше телеут сөйләменә якынрак. Ә Кышлау авылында тел мишәр сөйләшләре белән кушылган һәм әдәби татар теленә якынрак. Әмма хәзер яшь калмаклар калмакча белми диярлек, ә татар телен укыту 1990 нчы еллардан башлап факультатив рәвештә генә алып барыла.

Яүштә-чат сөйләшенең бараба, тубыл-иртыш һәм татар теленең урта диалектлары белән охшашлыклары бар. Бараба һәм тубыл-иртыш диалектларының якынлыгы озак вакыт дәвамында бер географик территориядә яшәү һәм бу халыкларның Бараба даласында тарихи күршелеге белән бәйле, ә татар теленең урта диалектына якынлыгы татар әдәби теленең йогынтысы (беренче чиратта мәктәп белеме һәм ММЧ аша), шулай ук том татар авылларына Идел буе татарлары күченүе белән бәйле.

Чатлар, яшәүләренә карап, том һәм об чатларына бүленәләр. Аларның сөйләше Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Йорт-Оры авылында аеруча яхшы сакланган. Кайвакыт аны шул ук сөйләшнең ор урынчалыгы дип тә аерым бүләләр. Шул ук районның Йорт-Акбалык авылында, башка чат авылларындагы кебек үк чат татарлары белән бергә казан татарлары яши. Шуңа күрә сөйләме катнаш. Ә күрше Казан, Новотроицкий авылларында казан татарлары гына яши.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История и культура сибирских татар (с древнейших времен до начала XXI века) / Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ. Казань, 2014. С. 21.
  2. Томилов Н. А. Этнография тюркоязычного населения Томского Приобья. Томск, 1980. С. 4.
  3. Храмова В. В. Западносибирские татары // Народы Сибири. Из серии «На роды мира». М.; Л., 1956. С. 473.
  4. Патканов С. К. Статистические данные, показывающие племенной со став Сибири, язык и роды инородцев. Т. 2. Тобольская, Томская и Енисейская губернии. СПб., 1911. С. 148—161.
  5. Волков В. Г. Кыпчакский компонент в составе средневекового населения Кузнецкой котловины и Томского приобья в контексте генетических данных // История, экономика и культура средневековых тюрко-татарских государств За падной Сибири (Материалы II Всероссийской научной конференции. Курган, 17-18 апреля 2014 г.). Курган, 2014. С. 71-74.
  6. Бахрушин С. В. Енисейский киргизы в XVII в. // Бахрушин С. В. Научные труды. М., 1955. Т. 3. Ч. 2. С. 80.
  7. Савинов Д. Г. Народы Южной Сибири в древнетюркскую эпоху. Л.: Изд- во ЛГУ, 1984. С. 146.
  8. Тумашева Д. Г. Язык сибирских татар. Казань, 1968. С. 126.