Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
(Татар википедиясе битеннән юнәлтелде)
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 383
Битләр саны 787 479
Үзгәртүләр саны 4 152 326
Теркәлгән кулланучылар 51 477
Актив кулланучылар 71
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 383 мәкалә бар, 6675 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 608 134 2 969 059 40 548 32 729 957 1 586 117 3140 20 166.1
2 tt Татар 2003 501 383 787 479 6675 4 152 326 51 477 71 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 520 577 396 337 1 559 358 49 931 84 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 260 646 995 113 3364 4 306 552 133 201 742 17 34.4
5 kk Казакъ 2002 236 635 634 291 11 091 3 331 483 156 832 440 16 14.8
6 az Азәрбайҗан 2004 200 104 567 150 17 208 7 609 898 291 206 593 14 45.1
7 ky Кыргыз 2002 79 146 110 192 2680 473 962 40 345 82 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 599 182 563 1505 1 272 155 41 395 59 5 24.4
9 cv Чуваш 2004 55 988 114 159 537 829 526 35 347 44 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 095 52 008 0 219 661 27 305 30 2 3.1
11 sah Саха 2008 17 493 52 154 1765 406 737 25 481 28 3 30.6
12 tk Төрекмән 2004 6850 16 730 340 253 074 29 016 34 4 31.5
13 ug Уйгур 2012 6000 15 658 0 158 996 22 498 27 1 26.3
14 gag Гагауз 2010 2803 6648 0 69 401 14 644 19 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2094 14 463 0 109 404 10 714 12 1 263.9
16 kaa Каракалпак 2006 5148 14 957 23 79 345 12 485 54 5 19.3
17 tyv Тыва 2013 3521 12 753 0 47 556 9478 11 1 25.6
18 alt Алтай 2021 1095 6176 0 46 437 3029 10 4 161.9


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]