Сарымсак үләне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарымсак үләне latin yazuında])
Сарымсак үләне
Халыкара фәнни исем Alliaria Fabr., 1759[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Thlaspideae[d][1]
Җимеш төре кузак[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 33[d], New International Encyclopedia[d] һәм Ботанический словарь, 1878[d]

 Сарымсак үләне Викиҗыентыкта

Сарымсак үләне (лат. Alliaria) – әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан икееллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

5 төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – яфрак саплы сарымсак үләне (A. petiolata) бөтен җирдә дә очрый. Күләгәле урманнарда, куаклар арасында, ерымнарда, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларында үсә.

Alliaria petiolata

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

25-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, күксел куныклы. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, түбәнгеләре – бөерсыман, озын саплы, өскеләре – йөрәксыман – озынча түгәрәк кыска саплы. Чәчәкләре вак, ак, чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – 4 кырлы кузакчык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-июльдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Үсемлектән нык кына сарымсак исе килә (исеме шуннан).

Alliaria petiolata

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үләнендә гликозид, С витамины, эфир мае, орлыкларында май бар. Халык медицинасында үлән төнәтмәсе тир чыгару һәм какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Яфракларын тәмләткеч буларак файдаланалар.

Кәҗәләр өчен көтүлек азыгы булып тора.[2]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Қазақстан»: Ұлттық энцклопедия / Бас редактор Ә. Нысанбаев – Алматы «Қазақ энциклопедиясы» Бас редакциясы, 1998 жыл. ISBN 5-89800-123-9, VII том

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Al-Shehbaz I. A. A generic and tribal synopsis of the Brassicaceae (Cruciferae) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant TaxonomyUtrecht: IAPT, Wiley, 2012. — ISSN 0040-0262; 1996-8175doi:10.1002/(ISSN)1996-8175
  2. Сарымсак үләне :: Татарская энциклопедия TATARICA