Сазанак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сазанак latin yazuında])
Сазанак
Халыкара фәнни исем Ledum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон арчанчалар[d]
Таксономик төр L. palustre[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 57(1)[d], Кормовые растения сенокосов и пастбищ СССР[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]

 Сазанак Викиҗыентыкта

Сазанак (лат. Lédum), багульник, чабыр куагы, үрмә рәйхан — Арчанлылар (Ericaceae) гаиләлегенә кергән мәңге яшел үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның субарктик һәм уртача климат шартларында үсә.

Татарстан территориясендә бер төре – саз чабыр куагы (L. palustre) бар. Төньяк-көнбатыш районнарда торфлы сазлыкларда үсә. Россия территориясендә дүрт төре очрый.

Ерак Көнчыгышы һәм Себер өлешләрендә яшәүчеләр сазанак дип күп башка рододендроннар вәкилләрен, аеруча даурияле рододендронны атый.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сазлык сазанагы

50-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы ятма, күтәрелеп торучы күп санлы ботаклы. Яшь үрентеләре куе җирән-коңгырт төкчәле, карт ботакларның кабыгы шома, соры-коңгырт төстә. Яфраклары чиратлашкан, кыяк, кыска сабаклы, калын, аска таба төрелгән читле, асты җирән киезсыман. Чәчәкләре ак, сирәк кенә – кызгылт, чатырсыман чукка җыйналган. Җимеше – озынча, биш оялы, күп орлыклы тартмачык. Июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм тамыр үсентесеннән үрчи.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баш әйләндергеч гаять көчле исле (саз чабыр куагының халык биргән «саз миңгерәткече» исеме шуннан) үсемлек.

Җир өсте өлешләрендә эфир мае, яфракларында гликозид һәм дуплау матдәләре бар.

Дару үсемлеге: медицинада чәчәкле ботаклары һәм яфраклары – какырык чыгару чарасы.

Яфраклары бөҗәкләргә каршы кулланыла. [4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок ING не указан текст
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/sazanak