Постау чәчәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Постау чәчәге latin yazuında])
Постау чәчәге
Сурәт
Халыкара фәнни исем Globularia L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон бака яфраклылар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр G. vulgaris[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=4999[4]
 Постау чәчәге Викиҗыентыкта
Globularia punctata

Постау чәчәге (лат. Globularia L., 1753[1][2]) — бака яфраклары гаиләсенә тугандаш глобуляриячәләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр, ярымкуакчыклар, сирәк кенә куаклар ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Globularia punctata

25 ләп төре билгеле, Европада һәм Азиядә, нигездә, Урта диңгез буенда киң таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – Вилькомм глобулярия яки тимгелле зәңгәрбаш (G. will-kоm­mii, G. punctata) республиканың көньяк-көнчыгышында очрый. Известьле һәм ташлы тау битләрендә үсә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10-20 см биеклектәге, киң тармакланган кыска тамырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек. Туры сабаклы. Яфраклары кыска сапта, таралып урнашкан, сизелер-сизелмәс тешле. Чәчәкләре төкчәле, зәңгәр, ялгыз башчага җыелган. Июньдә-июль башында чәчәк ата. Орлыктан һәм куакларын аерып утырту юлы белән үрчетелә.

Globularia punctata чәчәге

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Декоратив үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]