Наратбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наратбаш latin yazuında])
Наратбаш
Халыкара фәнни исем Equisetum L., 1753[1][2][3];
Equisetum
Таксономик ранг ыру[1][2]
Югарырак таксон хвощёвые[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Гуцзинь тушу цзичэн[d], Zhiwu Mingshi Tukao[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 6(3)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]

 Наратбаш Викиҗыентыкта

Equisetum arvense

Наратбаш (лат. Equisétum) — наратбашчалар семьялыгыннан бер- яки күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наратбаш Австралиядән тыш Җир шарының барлык өлешләрендә дә очрый. Класс бер генә ыругтан тора (Equisetum). Бу ыругта төрле мәгълүматлар буенча 15-32 төр үсемлек бар. Көньяк Америкада һәм Көньяк Африкада киң таралган. Евразиядә 11 төре үсә.

Татарстан территориясендә 7 төре бар. Кыр наратбашы (E. arvense), кышлаучы наратбаш (E. hyemale), саз наратбашы (E. palustre), болын наратбашы (E. pratense) һәм башкалар һәр җирдә очрыйлар; елга буе наратбашы (E. litorale), кытыршы тешле наратбаш (E. trachyodon) — сирәк төрләр. Сирәкләнгән урманнарда, кырларда, су буйларында, сазлы болыннарда үсәләр.

Елга ярларында, урманда, куаклык арасында, дымлылык күп булган урыннарда очрый.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

15–100 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырлары озын. Бәбәкләрендә буын арасы һәм буыннары яхшы беленә, аларда исә боҗралап яфраклар урнашкан. Күзәнәкләренә кремнезем утыру сәбәпле, сабагы бик каты. Яфраклары вак, тәңкәсыман. Споралы һәм вегетатив бәбәкләре яшел. Споралы бәбәкләре апрель-июльдә чыга. Клоннар барлыкка китереп, күбрәк тамырчалардан үрчи. Наратбаш корылыкны һәм урман янгыннарын яхшы кичерә. Әче туфракларны өстен күрә. Наратбаш — авыр бетерелә торган чүп үлән.

Тамырлары тармакланып, бик яхшы үсеш алганнар. Сабагы тармаклы,тармаклар тоташкан урында кара төстәге кечкенә яфраклар урнашкан. Аларның очларында зигзаг рәвешле ак буйлар бар. Алар югары споралы үсемлекләр төркеменә карый. Тышкы яктан сабак бер катлам эпидермис белән капланган. Споралар барлыкка китерүче сабаклары бераз калын, көрән төстә, хлорофиллсыз, тармакланмаган. Биеклеге 15-30 см. Аларның буыннарында зигзаг рәвешендәге 8-9 теш бар. Спора барлыкка китерүче күркәләр сабак очларында өлгерә. Шар формасындагы споралар өлгергәннән соң, сабак корый.

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кыр наратбашы үләнендә алкалоидлар, сапонин, флавоноид, эфир майлары, кремний кислотасы бар; халык медицинасында үлән төнәтмәсе ревматизмны дәвалаганда, бавыр һәм бәвел куыгы авырулары вакытында һәм кан туктату чарасы буларак кулланыла. Саз наратбашы терлекләр өчен агулы. Тармаклы наратбаш (E. ramosissimum) ТРның Кызыл китабына кертелгән[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Pteridophyte Phylogeny Group, Rouhan G. A community-derived classification for extant lycophytes and ferns // Journal of Systematics and EvolutionWiley-Blackwell, 2016. — ISSN 1674-4918; 1759-6831doi:10.1111/JSE.12229
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  3. 3,0 3,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  4. Naratbaş. Tatarica ensiklopediäse.