Ленар Фәттахов (2003)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленар Фәттахов (2003) latin yazuında])
Ленар Фәттахов
Туган телдә исем Ленар Равил улы Фәттахов
Туган 12 май 2003(2003-05-12) (20 яшь)
РФ, Татарстан, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре футболчы
Сайт vk.com

Ленар Фәттахов, Ленар Равил улы Фәттахов (2003 елның 12 мае, РФ, Татарстан, Казан) – «Рубин» ФК футболчысы (ярымсакчы позициясендә). Яшүсмерләр арасында Россия чемпионы (2019)[1]. Командада 56нчы сан астында уйный.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елның 12 маенда Казанда туган. 1нче сыйныфтан Казанда «Рубин» фубол клубы академиясендә укый башлаган. Мәктәптә укыган елларында Рубинның яшьләр командасында уйнаган. Мәктәпне тәмамлагач, төп командага ике атна шөгыльләнергә (кастингка) чакырганнар. Үзен яхшы яктан күрсәткәч, «Рубин»ның төп командасына алганнар. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты.

2016 елдан Татарстанның яшүсмерләр арасында чемпионатында катнаша.

2019 елның сентябрендә Татарстан чемпионатында Рубин-2 өчен 3 матчта катнаша[2].

2020-2021 еллар сезоныннан башлап, Россиянең яшьләр беренчелегендә катнаша. Шул ук сезонда Яшүсмерләр футбол лигасында (ЮФЛ-1) катнашып, 4 матчта уйный, 2 гол кертә [3] [4].

2022 елның 20 мартында Россия Премьер-лигасында дебют ясый: ЦСКА белән матчта 70нче минутта алмашка чыга һәм сары карточкага дучар була.

Иң зур хыялы – «Реал Мадрид» командасы составында уйнау.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Айгөл Фәттахова. Ленар Фәттахов: «Футбол миндә ныклы холык тәрбияләде». Ялкын, 2022 ел, апрель, 12-13нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]