Кырлыган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырлыган latin yazuında])

Кырлыган лат. (Epilóbium)- кырлыганчалар семьялыгыннан күпьеллык үлән яки ярымкуаклар ыругы.

Кырлыган
Сурәт
Халыкара фәнни исем Epilobium L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон кырлыганчалар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=4311[5]
Ссылка на Flora of the Hawaiian Islands naturalhistory2.si.edu/botany/hawaiianflora/genusdescr.cfm?genus=Epilobium
 Кырлыган Викиҗыентыкта

"Хан үләне, боланут, иван-чай, кипрей" атамалары да билгеле. [6].

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырлыган чәчәк атуы

200 гә якын төре билгеле, тропиклардан кала, бөтен Җир шары буйлап таралган. Татарстан территориясендә 9 төре бар. Төкле кырлыган (E. hirsutum), саз кырлыганы (E. palustre), вак чәчәкле кырлыган (E. parviflorum) барлык районнарда да очрый; тимер сабаклы кырлыган (E. adenocaulon), ал чәчәкле кырлыган (E. roseum) һәм башкалар — республикада сирәк очраучы төрләр. Су буйларында, сазлыклы болыннарда, чишмәле сазлыкларда үсә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

15–150 см биеклектәге төкчәле үләнчел үсемлек, озын җир асты һәм җир өсте үсентеле. Яфраклары тасма, ланцетсыман, бөтен, утырма яки кыска сабаклы. Чәчәкләре алсу яки куе кызыл, чук яки башаксыман чәчәк төркемендә. Җимеше — күп орлыклы ачылучан тартмачык. Орлыклары — озын төкчәле бүрекчә. Июнь–сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төкле кырлыган халык медицинасында бөрештергеч һәм ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.

Кырлыганның барлык төрләре дә бал бирүче.

Чәй ясауда киң кулланыла. [7].

Чәчәкләре

Кырлыганнан чәй ясау тәртибе

« 1. Кырлыган яфракларын җыеп, кара пакетка салабыз, һавасын чыгарып, пакет авызын кысып бәйлибез, бер сәгатькә кояш астында калдырабыз. Температура +30 градустан да ким булмаска тиеш.

2. Кырлыган яфраклары хуш ис таратып юешләнә башлагач, аларны бик әйбәтләп уабыз. Игътибар: бу процесс бик четерекле – никадәр әйбәтрәк усагыз, чәй шулкадәр сыйфатлырак килеп чыгар. Моны ирләр кулы эшләсә, кулайрак булыр.

3. Менә хәзер шул үләннәрне эмаль савытка салып, өстен авыр әйбер белән бастырабыз.

4. Күпкатлы юеш тастымал белән каплап, ферментлар тәэсирендә әчер өчен 15 сәгатькә җылы урынга куябыз.

5. Караңгы яшел төскә кергәч, ферментлар үз эшен эшләгән дигән сүз. Персональ чәй өчен яфракларны турамыйча калдырырга да мөмкин. Ә инде турарга теләсәгез, моны керамик пычак белән башкарырга кирәк.

6. Духовканы сүрән утка кабызып, иң астына ике кирпеч куябыз (ул мичне хәтерләтә). Шул кирпечләр өстенә яфраклар түшәлгән калай табаны урнаштырабыз. Һәм шул рәвешле 3 сәгать киптерәбез. Тигез кипсен өчен ара-тирә әйләндереп торырга кирәк.

7. Үзебез теләгәнчә шулай ук башка кушылмалар да әзерлибез бу чәйгә – урман җиләге, кара бөрлегән җиләге, кырлыганның чәчәкләре һәм башка төрле үлән, җиләкләр булырга мөмкин.

8. Бүләк итәр өчен дә, чәйне саклар өчен дә кечкенә генә капчыклар да тегик инде хәзер. Алар тыгыз киҗе-мамык (хлопчатобумажная ткань) яисә җитен (лен) тукымасыннан булырга тиеш. Ә чыптадан (рогожка), киндер (холст) тукымасыннан тегелгән капчык бик тә үзенчәлекле.

9.Әзер чәйне башка ингредиентлар белән катнаштырып, 50 шәр граммлап гадәти чәй фольгасына тутырып, кырыен тегү машинасы белән җөй салабыз да капчыкларга салып куябыз. Кырлыган чәе бер ай дәвамында коры ферментлашу үтәргә тиеш.

Марина Дмитриева
»

[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]