Кулланучы:Азалия-Азатовна

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азалия-Азатовна latin yazuında])

Бию - Бию – ул сәнгатьнең бер төре, рухи шөгыль. Теләсә кайсы биюнең төп максаты – ул сәнгатьле образ тудыру. Мисалга, әгәр дә мин танго биим икән, димәк, ялкынлы испан егете образына, ә «Яблочко» биюен башкарам икән, текә диңгезче образына керәм.

Биюнең һәр кешегә дә кирәкле булуында шигем юк. Бер киртә генә бар: бик күпләрнең бию буенча укытучылары юк. Бию кешенең матурлыгын күрсәтергә сәләтле. Сәнгать – халыкныкы. Димәк, бию дә, сәнгать төре буларак, халык өчен, ягъни безнең өчен туган.

Төрле сәбәпләр аркасында бии алмаучылар бар. Ләкин алар искиткеч тамашачы. Бию хәрәкәтләренең нәфислеген күрә белү сәләте дә үзе бер югары сәнгать ул.

Бүгенге көндә яшьләр заманча бию төрләрен үз итә, ә традицион халык биюләре белән кызыксынучылар кими бара. Бу беренчесе өстенлек итә дигән сүз түгелме?

– Әлеге сорауга җавап бирер алдыннан, заманча һәм халык биюләренең нидән гыйбарәт булуын аңларга кирәк. Заманча биюнең төрләре күп. Мисалга, ирекле бию, урам биюе, латинос, бал биюе һәм башкалар. Ирекле биюнең барлык төрләре дә (мисалга, электро, гоу-гоу, хакка, джампстайл һ.б.) модерн биюеннән барлыкка килгән. Ә модерн, күпме генә теләсә дә, үзенә капма-каршы булган классик хореографияне барыбер юкка чыгара алмады. Моннан да бигрәк, модерн биюен башкаручы труппалар барысы да классик элементлар куллана. Ләкин халык биюе – ул барлык төр биюләрнең һәм балетның да төп нигезе дип әйтергә кирәк. Ә минем үземә һәртөрле талантлы хореография якын.

Биюләрнең ничек барлыкка килгәнен белгәннән соң, заманча бию халык биюеннән өстенрәк дип әйтә алмыйбыз. Әгәр дә бию башкарыла икән, димәк, ул кемгә дә булса кирәк: я башкаручыга, я тамашачыга.

Источник информации: Диләрә Батршина