Киек мәтрүшкәсе
Киек мәтрүшкәсе | |
Халыкара фәнни исем | Acinos Mill., 1754 |
---|---|
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | мәче бөтнегечәләр[d] |
Таксонның халык атамасы | acinos[1] |
Җимеш төре | чикләвекчек[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=96[2] |
Киек мәтрүшкәсе Викиҗыентыкта |
Киек мәтрүшкәсе ( лат. Acinos ) - иренчәчәклеләр семьялыгыннан бер-, ике- һәм сирәк кенә күпьеллык үсемлекләр ыругы.
Ботаник тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
10-30 см биеклектәге берьеллык төкчәле үсемлек. Яфраклары ланцетсыман яки йомыркасыман озынча, кыска саплы. Чәчәкләре зәңгәрсу аксыл-шәмәхә, кыска чәчәк сапларында, 2-6 шар булып куе булмаган боҗракка урнашкан, ул исә өске яфракларның куентыгында. Аскы иреннәре өскеләренә караганда ике тапкыр озынрак. Җимеше – чикләвекчек. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре җәй дәвамында һәм көзен өлгерә.
Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
10 га якын төре билгеле, күбесенчә Урта диңгез буе зонасында таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – кыр киек мәтрүшкәсе (A. arvensis) ара-тирә барлык районнарда очрый. Сирәкләнгән урманнарда, куаклар арасында үсә.
Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Составында витаминнар һәм эфир мае булган яфраклары тәмләткеч буларак кулланыла.
Декоратив үсемлек. [3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ Киек мәтрүшкәсе :: Татарская энциклопедия TATARICA