Карчыга уты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карчыга уты latin yazuında])
Карчыга уты
Халыкара фәнни исем Hieracium L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон цикориевые[d]
Җимеш төре орлыкча[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Настольный энциклопедический словарь[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 80(1)[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]

 Карчыга уты Викиҗыентыкта

Карчыга уты (лат. Hieracium) — оешма чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Hieracium umbellatum

Таралуы һәм төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1000 нән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган.

Татарстан территориясендә 22 төре бар. Кырлы яфраклы карчыга уты (H. calodon), Онега карчыга уты (H. onegense), төкле карчыга уты (H. pilosella), чатырсыман карчыга уты (H. umbellatum) һәм башка барлык районнарда да очрый; кәсле карчыга уты (H. caespitosum), калкулык карчыга уты (H. collinum), Циц карчыга уты (H. zizianum) һәм башкалар – сирәк төрләр. Нарат урманнарында, урман буйларында, аланнарда, сөзәклекләрдә, ерганакларда үсәләр.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

15-150 см биеклектә, сабагы гади яки тармаклы. Яфраклары озынча түгәрәктән кыяк-ланцетсыманга кадәр, чиратлашкан яки тамыр яны яфрак таралгысында. Чәчәкләре кәрзиндә, берле яки сабак очындагы чатырга, яки себеркәчкә җыйналган. Җимеше – орлыкча. Үсемлек тулысы белән бизле һәм ялтыравыклы гади төкчәләр белән капланган. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Төкле карчыга уты һәм чатырсыман карчыга уты – терлек азыгы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.