Каратамыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каратамыр latin yazuında])
Каратамыр
Халыкара фәнни исем Cynoglossum L., 1753[1][2][3]
Таксономик ранг ыру[1][3]
Югарырак таксон Cynoglosseae[d] һәм кыярүләнлеләр[d][3]
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 64(2)[d]

 Каратамыр Викиҗыентыкта

Каратамыр (лат. Cynoglossum) - кыярчалар семьялыгыннан бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

70 кә якын төре билгеле, уртача һәм субтропик поясларда һәм тропикларның таулы районнарында үсә.

Татарстан территориясендә бер төре – дару каратамыры (C. officinale) барлык районнарда очрый. Далаланган сөзәклекләрдә, буш җирләрдә, юл буйларында үсә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

50-100 см биеклектәге икееллык үсемлек. Тамыры калын, үзәк. Сабагы туры, берле, өске өлеше тармаклы, озын йомшак ак төкчәләр белән капланган. Яфраклары аз санлы, соры киезсыман, бөтен, чиратлашкан. Тамыр якны розеткасының яфраклары озынча-ланцет формасында; аскы сабак яфраклары саплы, урта һәм өскеләре - утырма, сабакны яртылаш уратып алган. Чәчәкләре кара кызыл, җете кызыл, бөтеркәдә, себеркәчле чәчәк төркеменә җыйналган. Биш касә яфракчыгы, биш таҗ яфракчыгы бар. Җимеше ыргаксыман чәнечкеле 4 җәлпәк чикләвекчек. Май-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Тәмсез исе кипкәч бетә.

Әһәмияте һәм кулланышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык өлешләрендә алкалоид, сумала, эфир майлары бар.

Халык медицинасында тамыр һәм яфраклары тамак йомшарту, авыртуны басу, тынычландыру чарасы буларак кулланыла, ревматизм вакытында, пешкән урыннарга, чуаннарга куялар.[4]

Баллы.

Агулы.

Рудераль үсемлек. Суын һәм тамырын инсектицид чарасы буларак, тычкан һәм бөҗәкләрне куркыту өчен кулланалар.

Каратамыр // Башкорт энциклопедиясе. - Уфа: РБ ДАГУ ⁇ Башҡорт энциклопедиясе ⁇ , 2015 - 2024. - ISBN 978-5-88185-143-9.   

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]