Аш тозы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аш тозы latin yazuında])
Аш тозы
Сурәт
 Аш тозы Викиҗыентыкта
Азык-төлек тоз «Экстра»
Икмәк-тоз рус свадебной тантанасында

Аш тозы (натрий хлориды, NaCl; шулай ук «хлорлы натрий», «ашханә тозы», «таш тоз», «азык-төлек тозы» яки гади «тоз» атамалары да кулланыла) — азык-төлек компоненты. Төссез кристаллардан гыйбарәт. Табигый килеп чыгышлы тоз (диңгез тозы) һәрвакыт диярлек башка минераль тозлар катнашмасына ия, алар аңа төрле төсмерләр өсти (кагыйдә буларак, соры яки көрән). Җитештерүдә эре һәм вак, чиста, йодлаштырылган һәм башка төрләре була. Чисталыгына карап: экстра, югары, беренче һәм икенче сортларга бүленә.

Биологик роле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башка җан ияләре кебек үк, кешенең тереклек эшчәнлеге өчен тоз кирәк. [1]Тоздагы хлор ионы ашказаны кислотасын эшләп чыгару өчен төп материал ул - ашказаны суның мөһим компоненты. Натрий ионнары башка элементларның ионнары белән бергә нерв импульсларын тапшыруда, мускул җепселләрен кыскартуда катнаша, шуңа күрә организмда аларның концентрациясе кимү гомуми көчсезлеккә, нык арыганлыкка һәм башка нерв-мускуллар бозылуга китерә. Шул ук вакытта натрийның артыа китүе сыеклыкны тоткарлау һәм кан басымын күтәрүне китереп чыгара[2].

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы көненә натрийны 2 граммнан да артык ашамаска киңәш итә, бу якынча 5 грамм аш тозы[3]. Америка галимнәре сәламәт кешеләр өчен көненә чәй кашыгы (якынча 6 г), яки хәтта азрак (4 г дан кимрәк) тоз кулланырга киңәш итә, аш тозында натрийның якынча 40% ы бар (тәкъдим ителә торган сан җылылык стрессы, каты тирләү яки кайбер авырулар белән бәйле сәбәпләрдә артырга мөмкин). Шул ук вакытта бу микъдарга ярымфабрикатларда, соусларда, консервларда һәм туклану продуктларында булган тоз да керүен исәпкә алырга кирәк.[2][4].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]