Горчак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Горчак latin yazuında])
(Rhodeus sericeus битеннән юнәлтелде)
Горчак
Халыкара фәнни исем Rhodeus sericeus Pall., 1776[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Горчаки[d][1]

 Горчак Викиҗыентыкта

Горча́к (лат.  Rhodeus sericeus) — карплылар семьялыгына керүче балык. Европа һәм Азия елгаларында таралган. ТРда Куйбышев сусаклагычында очрый. Әкрен агымлы һәм агымсыз елгаларның тугайлы, суүсемнәр белән капланган өлешләрендә яшиләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 10 см, ян-яктан кысылып, эре тәңкәләр белән капланган. Сыртындагы йөзгече 8-10 тармаклы нурлардан тора. Башлыча, суүсемнәр белән туклана. Яшәвенең икенче елында җенси яктан өлгереп җитә, уылдык чәчү язгы-җәйге айларга туры килә. Шул вакытка ана балыкларның уылдык салгычы үсә (кайчакта гәүдә озынлыгын да узып китә), аның ярдәмендә ике кабырчыклы эре моллюскларның мантия куышлыгына уылдык бөртекләрен сала. Уылдык бөртекләренең 300 гә якыны үрчемле. Кәсепчелек өчен әһәмияте юк, аквариумнарда тотыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.