Арпа (ыруг)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арпа (ыруг) latin yazuında])
(Hordeum битеннән юнәлтелде)
Арпа
Халыкара фәнни исем Hordeum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон бодайчалар[d]
Таксономик төр H. vulgare
Җимеш төре бөртекчә[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Южаковның зур энциклопедиясе, 1900—1905[d]

 Арпа Викиҗыентыкта

Арпа́ (Hordeum), кыяклылар гаиләлегеннән бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы; бөртекле ашлык культурасы, якынча 10 төрне берләштерә.

Арпа ыругында Төньяк ярымшарның һәм Көньяк Американың тропик булмаган өлкәләрендә, тропикларның биек тауларында үсә торган 30 лап төре исәпләнә. Арпа, азык һәм терлек азыгы үсемлеге буларак, бик борынгы культура. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Арпа — бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.[3]

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Культурада Гордеум сативум (Hordeum sativum) төре генә киң таралган, ә калган төрләре — кыргый үсә торганнар. Арпаның тамыр системасы чуклы, төп массасы сукаланган катламда тарала, аерым тамырлары 1 м тирәнлеккә кадәр китә. Сабагы — куыш эчле салам, биеклеге 30-35 см дан 130-135 см га кадәр. Яфрагы бүтән кыяклыларга караганда киңрәк. Чәчәк оешмасы — башак. Җимеше — бөртек, кабыклы яисә ялангач, сары, коңгырт яки көрән төстә. Арпа — дым яратучан берьеллык үсемлек, уңдырышлы балчыксыл, нейтраль реакцияле һәм туклыклы матдәләре җитәрлек булган туфракта яхшы үсә. Арпа күп рәтле, ике рәтле һәм арадаш рәтле өч төргә бүленә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бахтеев Ф.Х. Ячмень. М., 1955;
  • Трофимовская А.Я. Ячмень. Л., 1972;
  • Неттевич Э.Д., Сергеев А.В., Лызлов Е.В. Зерновые фуражные культуры. М., 1980;
  • Технология возделывания ярового ячменя. Казань, 2001;
  • Руководство по апробации сортовых посевов. Казань, 2002.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]