Топинамбур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Топинамбур latin yazuında])
(Җир грушасы битеннән юнәлтелде)
Топинамбур
Халыкара фәнни исем Helianthus tuberosus L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон көнбагыш[1]
Җимеш төре орлыкча[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 75[d], Collier's New Encyclopedia, 1921[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 3[d]
Нәрсәнең чыганагы клубень топинамбура[d]

 Топинамбур Викиҗыентыкта

Топинамбу́р яки Топина́мбур, шулай ук җир грушасы (лат. Heliánthus tuberósus) — Астралылар гаиләлеге Көнбагыш ыруының күпьеллык үләнле-бүлбеле үсемлекләр төре. Яфрагы-чәчәге көнбагышка охшаган, тамырлары бәрәңгене хәтерләтүче бүлбеләр бирә торган үсемлек, яшелчә. Топинамбурның үрчүен контрольдә тоту кирәк, чөнки көчле тамырлары башка үсемлекләргә үсәргә ирек брми. Үсемлекләрне саклау буенча Европа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән[2].

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшелчәгә Бразилия индеецларының тупинамба кабиләсе исеме бирелгән.

Таралу ареалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Топинамбур борынгыдан ук Төньяк Америка индеецлары тарафыннан үстерелгән. Европага XVI гасырда декоратив үсемлек буларак кертелгән. XVIII гасырда бәрәңге үрчетү һәм куллану арту сәбәпле, топинамбурны куллану бермә-бер кими. XIX гасырның икенче яртысыннан фураж культурасы буларак игелә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Топинамбур бүлбесе

Бүлбеләре туфракта яхшы кышлый, кырыс климат шартларына (– 40 - 54 °С.) түзем[3]. Иртә язда яисә көз көне утырталар. Сабагының биеклеге 4 метрга җитә. Сары чәчәкләре көнбагышка охшаган. РФ Европа өлешендә август-октябрь айларында чәчәк ата. Көз көне орлык коя.

Топинамбурның бүлбеләре химик составы буенча бәрәңгегә охшаган. Туклыклыгы ягыннан кайбер яшелчәләрдән өстен тора. Бүлбеләре аксымга, минераль тозларга, инулин полисахаридына, фруктозага, микрокисәкчекләргә, азотлы матдәләргә, В1, С витаминнарына, каротинга бай.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Топинамбурның яфрагы һәм сабагы силос өчен яхшы кушылма. Аучылык хуҗалыкларында аны куян, поши, боланнарга ашату өчен үстерәләр. Бүлбесен ашатсаң, сыер сөтенең күләме һәм майлылыгы арта. Тавыкларга бирсәң, ике-өч атнага алданрак йомырка сала башлый. Кәҗә, сарык, йорт куяны да яратып ашый. Бүлбеләрне язын казып алсаң, яз көне кирәкле файдалы ризык була. Көз көне казып алынган бүлбе озак сакланмый, аз гына бәрелсә-яньчелсә дә, чери.

Чи килеш тә ашарга яраклы яшелчә. Шулай ук пешереп, кызыдырып та ашарга мөмкин. Аннан төрле салат, компот, чәй, кофе ясыйлар. Киптерергә яисә консервларга була. Кыздырган бүлбесенең тәме баллы бәрәңге тәменә охшаган.

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Топинамбур кебек чит илләрдән кертелгән үсемлекләр яңа ватаны табигатенә яраклашып, кыргыйлашып китәргә сәләтле. Алар җирле үсемлекләрне юкка чыгара башлый. Шуңа күрә топинамбурның үрчүен контрольдә тоту таләп ителә. Көчле тамырлары белән тирә-ягында үскән башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Үсемлекләрне саклау буенча Европа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән. КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров тапинамбурны Татарстан флорасының Кара китабына кертергә тәкъдим итә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Топинамбур. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 22-28 февраль, 12нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]