Мәликә Разакова
Мәликә Разакова | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Мәликә Мәхмүт кызы Разакова |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2000 – х.в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
киноактриса, җырчы |
Моң |
сопрано |
Кораллар | |
Жанрлар |
эстрада, поп-музыка |
Псевдонимнар |
Мәликә |
Коллективлар |
«Мәликә» төркеме |
Бүләкләр | |
malikarazakova | |
Милләт |
татар |
Мәликә Разакова, Мәликә Мәхмүт кызы Разакова (1985 елның 1 ноябре, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Каршы) — кино һәм эстрада актеры, җырчы (сопрано), Татарстанның (2017) һәм Башкортстанның (2022) атказанган артисты, «Татар җыры» фестиваленың «Алтын барс» призы иясе (2003, 2004 һ.б.). 2000 елдан һөнәри җырчы. Җырларын унлап телдә, шул исәптән, татар, рус, башкорт, үзбәк, төрек, инглиз һ.б. телләрдә башкара.
Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестры солисты. [1]
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1985 елның 1 ноябрендә Үзбәкстанның Каршы шәһәрендә музыка сөюче гаиләдә туган. Бабасы Мәхмүт Госманов — җырчы һәм музыкант, әбисе Миңлекамал Ихсанова — җырчы һәм музыкант, әтисе Мәхмүт Разаков — композитор, җырчы, музыкант – мультиинструментчы, әнисе Гөлсинә Госманова — музыкант (виолончельдә һәм аккордеонда уйнаучы), Мәликәнең продюсеры[2].
Әнисе белән 1998 елда Уфага, 2000 елда Казанга күчеп килгән.
Сәхнәгә беренче тапкыр 5 яшендә Карши шәһәрендә (Үзбәкстан) яшүсмерләр арасында үткән бәйгедә чыга.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының ялгыз җырлау бүлеген (укытучысы — РФ халык артисты профессор Венера Ганиева), РАТИ-ГИТИС ның драма театры һәм кино актеры факультетын (2013, остазлары — Владимир Андреев, А. Шейнин) тәмамлаган [3][4].
РФ (мәсәлән, «Главная сцена» телевизион проекты (2015), «Новая волна-2017» халыкара җыр бәйгесе) һәм дөнья күләмендәге төрле конкурсларда катнаша [5][6].
Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2022 ― Башкортстанның атказанган артисты[9]
- 2017 ― Татарстанның атказанган артисты[10]
- 2004 ― «Татар җыры» фестивале лауреаты
- 2003 ― «Татар җыры» фестивале лауреаты
- 2000 ― «Урал моңы» фестивале лауреаты
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ В Республике Татарстан в честь 15-летия отрядов мобильных особого назначения с концертами выступил Образцово-показательный оркестр ВНГ России. 2022 елның 30 декабрь көнендә архивланган. Управление Федеральной службы войск национальной гвардии Российской Федерации по Республике Татарстан (Татарстану), 15.01.2020(рус.)
- ↑ Мәликә Разакова «Чикләрсез татарлар» порталында
- ↑ Казанская певица снялась в российском сериале «Единственный мужчина». «Комсомольская правда», 05.10.2010
- ↑ Мәликә. Татар чәчәге кайда?(үле сылтама)
- ↑ Мәликә «Главная сцена» сәхнәсендә чыгыш ясады. «Самара татарлары,» 12.10.2015
- ↑ Җырчы Мәликә халыкара җыр бәйгесенең ярымфиналына чыккан. «Мәйдан»
- ↑ «Единственный мужчина». Информация о фильме. Энциклопедия сайта Кино-театр.РУ, 22.02.2011
- ↑ Малика Разакова. HDKino.cc - Фильмы онлайн hd(үле сылтама)
- ↑ Лейла Аралбаева. Работников культуры Башкортостана перед Новым годом наградили почетными званиями. ИА «Башинформ», 30.12.2022 (рус.)
- ↑ «Исем бирделәр». «Акчарлак», 30.11.2017
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Малика Разакова. SferaKino.Ru 2017 елның 7 июль көнендә архивланган.
- Вконтактеда «Мәликә иҗатын сөючеләр төркеме» сәхифәсе
- Мәликәнең «Классташлар» порталындагы сәхифәсе
- Татар эстрадасының җиде иң чибәр җырчы кәләше. «Саба таңнары», 22.07.2016
- Байбулат Дәүләт. Мәликә табылды! Ул Азатлыкта. Азатлык Радиосы, 28.07.2009