Гади кара елан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гади кара елан latin yazuında])
(Кара еланнар битеннән юнәлтелде)
Гади кара елан
Халыкара фәнни исем Vipera berus L., 1758[1][2]
Таксономик ранг төр[1][2]
Югарырак таксон Настоящие гадюки[d][1][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Collier's New Encyclopedia, 1921[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]

 Гади кара елан Викиҗыентыкта

Гади кара елан — безнең илнең иң билгеле агулы еланнарыннан берсе. Ул бөтен урман зонасында киң таралган.

Кышкы йокыдан апрель азагы — май башында «уянып чыга һәм кояш яхшы җылыткан төрле урыннарда — агач төпләрендә, ауган агач астында, өем асларында, юл буйларындагы сөзәклекләрдә күренә башлый. Җылыну чоры 1-4 атна барырга мөмкин, бу вакытта еланнар сүлпән була һәм күзгә күбрәк чалына. Гади кара елан төрле төстә булырга мөмкин, ләкин Татарстанда ешрак кара төстәгесе очрый. Аркасы буйлап бормалы бизәк сузылган, соры тостә-гесе сирәк очрый, һәм ул күбрәк яшь еланнарда күзәтелә. Ана гади кара елан август аенда 17-19 см озынлыктагы 14 ләп бала тудыра. Олы еланнарның озынлыгы 80-90 см га җитә. Гади кара елан төрле умырткалыларны — вак кимерүчеләрне, көрәнтешләрне, кәлтә, бака һәм хәтта ояларын җирдә ясаучы кошларның нәни кошчыкларын да аулый. Табышын бөтен килеш йотып җибәргәнче, башта агуы белән үтерә. Кара еланнарның агу-теш аппараты катлаулы төзелешле. Аларның агулы казык тешләре эре һәм яткан хәлдә генә авыз эченә сыеп бетә. Агу бизләре — үзгәргән селәгәй бизләре. Корбанының җәрәхәтләнгән урынына агу шприцны (укол энәсен) хәтерләткән куыш теш буйлап агып төшә. Татарстанда кара елан чагу очраклары чагыштырмача сирәк, ул да булса кешеләрнең саксызлыгы аркасында гына. Шуңа күрә гөмбә, җиләк җыйганда, печәнлекләрдә, гомумән, кара елан булган урыннарда сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Еланнар беркайчан да башлап үзләре һөҗүмгә ташланмыйлар, алар үзләренә куркыныч янаганда гына тешлиләр (чагалар). Кара елан агуы дару препаратлары ясау өчен файдаланыла. Гади кара елан, сан ягыннан кими барганлыктан, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 The Reptile Database / P. Uetz — 2015.