Себер эрбет нараты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Себер эрбет нараты latin yazuında])
(Ирбет битеннән юнәлтелде)
Себер эрбет нараты
Халыкара фәнни исем Pinus sibirica Du Tour, 1803
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон нарат
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 7[d]
Нәрсәнең чыганагы Siberian pine seed oil[d]

 Себер эрбет нараты Викиҗыентыкта

Эрбет чикләвеге

Себер эрбет нараты яки Себер эрбет агачы (лат. Pínus sibírica) — Нарат ыругының бер төре, мәңге яшел агач, биеклеге 35-44 метрга, кәүсәсе диаметры 2 метрга җитә.

Себер эрбет наратының яшәеш озаклыгы 500 елга (кайбер чыганакта 800-850 елга) җитә.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVII—XVIII гасырдан Россиядә Себер эрбет агачы атамасы астында билгеле, ләкин фәнни караш буенча бу төр Нарат ыругына карый һәм Гади наратка тугандаш була, ә чын Эрбет агачы ыругы (Лөбнан, атлас, гималай эрбет агачы) аерылып тора.

Ләкин Россиядә нәкъ Себер эрбет нараты Эрбет агачы дип йөртелә.

Таралыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрбет нараты Себердә, аеруча Көнбатыш Себердә бик таралган, Уралдан көнбатышка Тиман тәбәнәк таулар тезмәсенә кадәр үсә. Үзәк Алтайда 1900-2000 м диңгез дәрәҗәсеннән өстендәге якларда таралган, шулай ук Монголиядә, Төньяк Кытайда үсә.

Кара ылыслы тайгада типик агач. Комсу һәм балчыксыл туфракта үсә.

Эрбет нараты салкынга, күләгәгә чыдам, һава һәм туфрак дымлылыгына таләпчән.

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрбет наратының үзагачы йомшак, җиңел, нык, хуш исле, югары кыйммәтләнә, музыкаль кораллар, карандашлар җитештерүдә кулланыла.

Эрбет нараты үзагачы резонанс үзлегенә ия, шуңа күрә аннан рояльләр, арфалар, гитаралар ясала.

Эрбет чикләвеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрбет чикләвеге - кыйммәтле азык продукты, чи һәм термик эшкәртелгән төрдә ашарга яраклы.

Фосфатид фосфор микъдары буенча бүтән чикләвекләрдән өстен чыга. Эрбет чикләвегендә күп марганис, бакыр, цинк , кобальт, йод элементлары бар.

Эрбет чикләвегеннән файдалы эрбет мае ясала. Е витамины буенча ул Әстерхан чикләвегеннән һәм миндальдән ике тапкырга өстен чыга.

Кешедән тыш эрбет чикләвеген борындык, тиен, кеш, аю, тукран һ.б. ашыйлар.

Күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Забелин И. И. Род 8. Cedrus — Кедр // Деревья и кустарники СССР. Дикорастущие, культивируемые и перспективные для интродукции. / Ред. тома С. Я. Соколов и Б. К. Шишкин. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1949. — Т. I. Голосеменные. — С. 176—184. — 464 с. — 3000 экз.
  • Род 40. Кедр — Cedrus Link // Флора СССР. В 30 т. / Гл. ред. акад. В. Л. Комаров; Ред. тома М. М. Ильин. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1934. — Т. I. — С. 159. — 302 + XVI с. — 5000 экз.