Википедия:Бетерүгә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бетерүгә latin yazuında])
(Википедия:Articles for deletion битеннән юнәлтелде)
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Әлеге сәхифәне википедиячеләр берәр мәкаләнең бетерелергә тиешлеге турында бәхәсләшү урыны буларак куллана.

Архив
Яңа тема башлар өчен, монда басыгыз
Press here to start a new topic
Нажмите сюда, чтобы начать новую тему

Начар тәрҗемәләр[вики-текстны үзгәртү]

Хаталар күп--Il Nur (бәхәс) 7 апр 2024, 14:22 (UTC)[җавап бирергә]

Мәкаләдә грамматик хаталар булуы яки күплеге ВП:Мәкалә бетерү тәртибе билгеләгән сәбәпләр арасына керми. ТатВикиның төп роле ясалма интеллектларны хатасыз татарчага өйрәтү өчен бердәнбер чыганак булса (юк шул), әлбәттә мантыйклы булыр иде. ВП:Татар теле тәртибе буенча ВП:Яхшыртуга чыгаруны тәкъдим итәр идем. Ихтирам белән, frhdkazan (бәхәс) 21 апр 2024, 09:36 (UTC)[җавап бирергә]
@Frhdkazan бер яктан шулай, икенче яктан Википедия:Тиз бетерү критерийларының М2 туры киләлә кебек (машина тәрҗемәсе белән генә язылган мәкалә), шул ук вакытта әгәр берәр мәкаләдә чит телдәге сүзләрдән башка татартелле текст булса, бетерү алдыннан тикшерергә кирәк, бәлки аны яхшыртып булырдыр дип тә өстәлгән. Шуңа да хаталар калыбын гына калдырып та саклап буладыр. Төзәтүче табылыр. Өметсез - шайтан гына. Il Nur (бәхәс) 21 апр 2024, 19:13 (UTC)[җавап бирергә]
Frhdkazan, Il Nur, Минемчә бу мәкаләләрне комлыкка ташларга кирәк. аларны күпмедер вакыт дәвамында яхшыртмасалар, чүпкә җибәрергә булыр. Ник татавикиның абруен төшерергә? Күкеләр үрчемәсен. Сыйфатлы мәкаләләр булсын. --Фәрһад (бәхәс) 18 май 2024, 07:45 (UTC)[җавап бирергә]

Нәрсә турында икәне аңлашылмый. Татвикига бер күке ташлаган йомырка шикелле. Автотәрҗемә, берни аңлашылмый. чыганаклар юк. Фәрһад (бәхәс) 18 май 2024, 07:41 (UTC)[җавап бирергә]

Фәрһад абый белән кеше төсенә керттек.--Фәрһад (бәхәс) 18 май 2024, 20:00 (UTC)[җавап бирергә]

Битнең мәгънәсе юк, чөнки аны күрсәтерлек чыганаклар юк. Ул инде рус телендәге Википедиядән алынды. Skepsiz (бәхәс) 19 май 2024, 10:04 (UTC)[җавап бирергә]

руВП карары татвики өчен әһәмиятле түгел, җирле тәртипләр белән танышуыгыз хәерле булыр. Чыганаклар җитми дип бетерергә торышу урынына, en:Danila_Kashin#References бүлегенә кереп, татарча мәкаләгә өстәү белән шөгыйльләнүегез күпкә файдалырак булыр. Уңышлар. frhdkazan (бәхәс) 19 май 2024, 12:54 (UTC)[җавап бирергә]
@Frhdkazan: Википедия:Әһәмиятлелек. Enwiki'тан бер чыганак - яңалыклар түгел. Калганнары - пресс-релизлар, автобиографияләр һәм төп чыганаклар. Боларның барысын да әһәмиятле дәлил итеп ишетеп булмый. Skepsiz (бәхәс) 19 май 2024, 13:07 (UTC)[җавап бирергә]
Инглиз википедиясеннән бетерсәләр, бәлки, чынлап, безгә дә бетерү турында уйланырга мөмкиндер. Әмма минемчә, инглиз википедиясендәге демократия булгач, мәкаләне аннан бетермәсләрдер. --Фәрһад (бәхәс) 19 май 2024, 18:33 (UTC)[җавап бирергә]
Чыганаклар җитмәү генә бетерү сәбәбе була алмый. ВП:Кыю булыгыз--Il Nur (бәхәс) 20 май 2024, 05:09 (UTC)[җавап бирергә]