Википедия:Бетерүгә
(Википедия:Articles for deletion битеннән юнәлтелде)
|
Әлеге сәхифәне википедиячеләр берәр мәкаләнең бетерелергә тиешлеге турында бәхәсләшү урыны буларак куллана. |
Начар тәрҗемәләр[вики-текстны үзгәртү]
- Евгений Моросников
- Сергей Ковалёв (эшмәкәр)
- Павел Романов
- Анна Бобровская
- J. Becker
- Кеша Скирневский
- Андрей Барков
Хаталар күп--Il Nur (бәхәс) 7 апр 2024, 14:22 (UTC)
- Мәкаләдә грамматик хаталар булуы яки күплеге ВП:Мәкалә бетерү тәртибе билгеләгән сәбәпләр арасына керми. ТатВикиның төп роле ясалма интеллектларны хатасыз татарчага өйрәтү өчен бердәнбер чыганак булса (юк шул), әлбәттә мантыйклы булыр иде. ВП:Татар теле тәртибе буенча ВП:Яхшыртуга чыгаруны тәкъдим итәр идем. Ихтирам белән, frhdkazan (бәхәс) 21 апр 2024, 09:36 (UTC)
- @Frhdkazan бер яктан шулай, икенче яктан Википедия:Тиз бетерү критерийларының М2 туры киләлә кебек (машина тәрҗемәсе белән генә язылган мәкалә), шул ук вакытта әгәр берәр мәкаләдә чит телдәге сүзләрдән башка татартелле текст булса, бетерү алдыннан тикшерергә кирәк, бәлки аны яхшыртып булырдыр дип тә өстәлгән. Шуңа да хаталар калыбын гына калдырып та саклап буладыр. Төзәтүче табылыр. Өметсез - шайтан гына. Il Nur (бәхәс) 21 апр 2024, 19:13 (UTC)
- Frhdkazan, Il Nur, Минемчә бу мәкаләләрне комлыкка ташларга кирәк. аларны күпмедер вакыт дәвамында яхшыртмасалар, чүпкә җибәрергә булыр. Ник татавикиның абруен төшерергә? Күкеләр үрчемәсен. Сыйфатлы мәкаләләр булсын. --Фәрһад (бәхәс) 18 май 2024, 07:45 (UTC)
Нәрсә турында икәне аңлашылмый. Татвикига бер күке ташлаган йомырка шикелле. Автотәрҗемә, берни аңлашылмый. чыганаклар юк. Фәрһад (бәхәс) 18 май 2024, 07:41 (UTC)
- Фәрһад абый белән кеше төсенә керттек.--Фәрһад (бәхәс) 18 май 2024, 20:00 (UTC)
Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]
Мәкалә калдырылды, төзәтелде. --Il Nur (бәхәс) 3 июн 2024, 18:18 (UTC)
Битнең мәгънәсе юк, чөнки аны күрсәтерлек чыганаклар юк. Ул инде рус телендәге Википедиядән алынды. Skepsiz (бәхәс) 19 май 2024, 10:04 (UTC)
- руВП карары татвики өчен әһәмиятле түгел, җирле тәртипләр белән танышуыгыз хәерле булыр. Чыганаклар җитми дип бетерергә торышу урынына, en:Danila_Kashin#References бүлегенә кереп, татарча мәкаләгә өстәү белән шөгыйльләнүегез күпкә файдалырак булыр. Уңышлар. frhdkazan (бәхәс) 19 май 2024, 12:54 (UTC)
- @Frhdkazan: Википедия:Әһәмиятлелек. Enwiki'тан бер чыганак - яңалыклар түгел. Калганнары - пресс-релизлар, автобиографияләр һәм төп чыганаклар. Боларның барысын да әһәмиятле дәлил итеп ишетеп булмый. Skepsiz (бәхәс) 19 май 2024, 13:07 (UTC)
- Инглиз википедиясеннән бетерсәләр, бәлки, чынлап, безгә дә бетерү турында уйланырга мөмкиндер. Әмма минемчә, инглиз википедиясендәге демократия булгач, мәкаләне аннан бетермәсләрдер. --Фәрһад (бәхәс) 19 май 2024, 18:33 (UTC)
- Фәрһад: инглиз википедиясеннән демократия эшләмәде, мәкалә бетерелде. Skepsiz (бәхәс) 3 июн 2024, 17:12 (UTC)
- Чыганаклар җитмәү генә бетерү сәбәбе була алмый. ВП:Кыю булыгыз--Il Nur (бәхәс) 20 май 2024, 05:09 (UTC)
- 2021 елның 17 февралендә Данила «Synonim» альбомы өчен «Sony Music Russia»дан алтын пластинка ала (1) → менә бу җөмлә мәкаләне калдыруга нигез була ала: Sony лейблы шактый танылган бит--Әмир (бәхәс) 3 июн 2024, 18:14 (UTC)
Нәтиҗәгә килү[вики-текстны үзгәртү]
Мәкалә калдырылды, Википедия:Әһәмиятлелек буенча туры килүенә дәлилләр китерелде. Башка тел бүлекләре кагыйдәләре татарча бүлеккә карар булып тормый. --Il Nur (бәхәс) 3 июн 2024, 18:20 (UTC)
- Il Nur әфәнде, башта чыганагын да рәтләп күрсәтсен. Мин ул мәгълүматны раслаучы ышанычлы сайт таба алмадым, мәсәлән. Тәрҗемә хатасы түгелме? Нинди пластинка? Гуглда "Кашин", "алтын" һәм "Sony music russia" дип язгач никтер тапмадым әле.--Фәрһад (бәхәс) 3 июн 2024, 20:25 (UTC)
- Фәрһад, матбугат бу турыда язмый, шуңа күрә абруйлы дип танылу таләпләренә туры килгән чыганаклар юк диярлек. Skepsiz (бәхәс) 4 июн 2024, 14:04 (UTC)
- @Skepsiz@Skepsiz, иң киме ниндидер дә чыганакны күрсәтергә кирәк. Һәм төгәллек кертегез. алтын пластинкамы ул, исемлекме, нәрсәме. "Пластинка" дип бернәрсә тапмадым Фәрһад (бәхәс) 4 июн 2024, 14:09 (UTC)
- Фәрһад, матбугат бу турыда язмый, шуңа күрә абруйлы дип танылу таләпләренә туры килгән чыганаклар юк диярлек. Skepsiz (бәхәс) 4 июн 2024, 14:04 (UTC)